2025 елда Татарстанда 13 мең студент эш белән тәэмин ителәчәк
Үткән ел 4 Бөтенроссия хезмәт проекты гамәлгә ашырылган – аларда эшләр өчен илнең 45 төбәгеннән һәм 92 югары уку йортыннан 1761 студент килгән
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына ярашлы рәвештә, ел саен җәй көне студентлар отрядлары составында 13 меңнән артык кеше эш белән тәэмин ителә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә хәбәр иттеләр.
Татарстанның студентлар отрядлары ике ел дәвамында илдә иң яхшылардан булып таныла. Студентларның хезмәт отрядларын үстерү юнәлешендә 2025 елда илкүләм проект бурычларына ярашлы берничә максат куела.
Республика предприятиеләрендә эшләү өчен быел 5 меңнән артык студент эшче белгечлекләренә укытылачак. Кадрлар әзерләү берничә юнәлештә алып барыла.
Аерым алганда, 2024 елда 4946 кеше – федераль субсидияләр нигезендә, 620 кеше – Татарстанның мәшгульлек үзәкләре белән хезмәттәшлектә, ә 851 кеше студентлар отрядлары үзәгенең белем бирү лицензиясе буенча укытылган.
Татарстан яшьләреннән тыш, республикага илнең башка төбәкләреннән дә кадрлар җәлеп ителә. Үткән ел 4 Бөтенроссия хезмәт проекты гамәлгә ашырылган – аларда эшләр өчен илнең 45 төбәгеннән һәм 92 югары уку йортыннан 1761 студент килгән.
2025 елның гыйнвар-февраль айларында «КАМАЗ» предприятиесендә илдә беренче Бөтенроссия кышкы хезмәт проекты оештырылган. Анда илнең 13 төбәгеннән 213 студент катнашкан. Быел җәй шулай ук тагын 300 кешене эш белән тәэмин итәргә планлаштырыла.
«Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә 16 төбәктән килгән студентлар композит материаллар заводында эшли. Апрельдән предприятиедә студентлар катнашында төзелеш башланачак, ә җәй көне яшүсмерләр өчен хезмәт проекты оештырылачак. Бүген махсус икътисади зонада студентлар отряды әгъзасы булып торган 1,5 мең кадрга ихтыяҗ бар.
Татарстандагы хезмәт проектларына чит ил студентлары да җәлеп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев