Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

2026 елда Әгерҗедә «Безнең ишегалды» программасы буенча тагын ике ишегалды төзекләндереләчәк

Агымдагы елда җиде ишегалдын төзекләндерү эшләре бара

Әгерҗедәге күпкатлы йортлар яны ишегаллары елдан-ел матурая, төзекләндерелә. Бу Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» уникаль республика программасы ярдәмендә тормышка ашырылды. 

Узган ел Әгерҗедә 8 ишегалды төзекләндерелгән, ә программаны гамәлгә ашыру чорында 36 йорт территориясе тәртипкә китерелгән. Шуның нәтиҗәсендә йортлар тирәсендә заманча уен һәм спорт мәйданчыклары, ял зоналары һәм җәяүлеләр өчен уңайлы юллар барлыкка килде. 

Бу балалар, яшьләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен уңайлыклар тудырып, шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшыртты. 

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 2026 елда Әгерҗе шәһәрендә түбәндәге адреслар буенча ишегаллары төзекләндереләчәк: 

Комсомольская урамы, 10нчы йорт һәм Чайковский урамы, 7нче йорт.

Агымдагы елда җиде ишегалдын төзекләндерү эшләре алып барыла: Чапаев урамы 1, 3нче йортлар, Максим Горький урамы, 10 нчы йорт һәм 2 нче тыкрык, Гагарин урамы, 8 нче йорт, Пушкин урамы, 5 нче йорт, Маяковский урамы, 1, 3, 5 нче йортлар, Гоголь 3 һәм 5 нче йортлар, Гагарин урамы, 6 нчы һәм Максим Горький урамы 3нче йорт, Завод урамы, 49, 51, 53, 55 нче йортлар. 

Эшләр тәмамланганнан соң әлеге ишегалларында яшәүчеләр яңа балалар мәйданчыкларын, спорт зоналарын һәм ял итү өчен уңайлы урыннарны бәяли алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев