21 яшьлек ана 1,6 яшьлек улын чыбыркы белән кыйнап торган
Яшәеш

21 яшьлек ана 1,6 яшьлек улын чыбыркы белән кыйнап торган

Салкын мунчага ябып куя торган булган

Татарстанда яшь ана 1,6 яшьлек улын чыбыркы белән кыйнап торган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү ачыклаганча, республиканың Менделеевск районы Татар Тәкәше авылында яшәүче 21 яшьлек ана кеше кечкенә улын даими кыйнап торган, шул исәптән чыбыркы белән дә суккан. Моннан тыш, ана кеше баласын салкын мунчага ябып куя торган булган.

Баланы газаплау фактын опека һәм попечительлек органнары хезмәткәрләре ачыклаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Дәваланганнан соң аны балалар йортына озатканнар.

Хатын-кыз үз гаебен таныган. «Балигъ булмаган баланы газаплау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Якын арада суд-психологик тикшерү үткәреләчәк, аннары гаепләү белдереләчәк.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев