Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

23 февральгә нәрсә бүләк итәргә?

Әлеге бәйрәм уңаеннан кабул итеп алырга теләгән бүләкләр турында ир-егетләрнең үзләреннән сораштык

Ватанны саклаучылар көненә егетегезгә, ирегезгә, әтиегезгә, абыегызга яки хезмәттәшегезгә нәрсә бүләк итәргә дип баш ватмас өчен, әлеге бәйрәм уңаеннан кабул итеп алырга теләгән бүләкләр турында ир-егетләрнең үзләреннән сораштык. Шулай ук бәйрәмгә иң яхшы бүләк турындагы фикерләрен дә белдек.  

Айзат ХАРИСОВ, эшмәкәр, Әгерҗе шәһәре:

–    Минем өчен 23 февральгә иң оригиналь һәм истә калырдай  бүләк берәр концертка яки кызыклы чарага билет булыр иде, мөгаен. Ә болай караганда, теләсә нинди бүләкне алуы күңелле. Ир-ат өчен бу көнне яраткан хатын-кызы янәшәдә булу да – бик яхшы бүләк. 

Ислам ГАВРИЛОВ, 11 сыйныф укучысы, Әгерҗе–Казан:

–    Мин бик актив яшәү рәвеше алып барам һәм бүләкнең дә темага туры килгәнен кабул итеп аласым килә. Парашюттан сикерү өчен сертификат бүләк итүләрен бик тә телим. Организмның экстремаль шартларда үзен ничек тотуын тоясы килә.  

Юлий АНДРЕЕВ, Россия армиясе офицеры:

–    Минем өчен иң зур бүләк – якыннарымның бәхетле һәм имин булуы. Ә инде безнең заманның матди һәм актуаль чынбарлыгы турында сөйләгәндә, сыйфатлы экипировка һәм техникадан берәр нәрсә алырга теләр идем. 

Анатолий  ГОРДЕЕВ, инженер, Сарсак-Омга авылы:

–    Мин хәзерге вакытта зур гына иҗади проект өсендә эшлим. Ул “Олимп” спорт комплексына йөрүчеләр өчен күңелле сюрприз булачак. Әлеге идеяне тормышка ашыру юлында миңа эретеп ябыштыру аппараты бик тә кирәк. Шуны бүләк итсәләр, бик тә яхшы булыр иде. 

Фаат ЗАКИРОВ, пенсионер, Әгерҗе шәһәре:

–    Бүләккә берәр файдалы әйбер алу яхшы, әлбәттә. Мин балыкка йөрергә яратам һәм бүләккә, әйтик, универсаль пычак яки походка йөртә торган кружка-термос бүләк итсәләр, бик сөенер идем. Бервакыт миңа бер үк вакытта штопор, без, отвертка, пинцет, савыт ачкычы, теш чистарткыч булып торучы универсаль пычак бүләк иткәннәр иде. Менә ул –теләсә нинди хәлдә кирәкле әйбер. 

Руслан МУРЗИН, ветеран әфганчы, Әгерҗе шәһәре:

–    Күгебез аяк булсын иде. Бу – бүген бик күпләрнең теләге. 
Тормыш үз җае белән бара һәм матди әйберләр дә кирәк, әлбәттә. Мин инде берничә ел үз йортыбызны төзү белән мәшгуль. Шуңа күрә йорт төзлешендә ярдәм итәрдәй теләсә нинди әйбер бик яхшы бүләк булачак. 

Ххх

Сораштыруда катнашучыларның барысы да 23 февральнең ир-атлар өчен хатын-кызларга 8 Март кебек мөһим бәйрәм булмавын да әйттеләр. Бүләкләргә карата мөнәсәбәтләре дә талымчан түгел. Иң мөһиме – игътибар. Бу теләкне һәр җавап бирүче әйтте. 

Наталья МӨФТӘХЕТДИНОВА сораштырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев