Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

25 август – район газетасының туган көне

Бүген сез кулыгызга 9685нче санны алдыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз!

25 август – район газетасының туган көне.

Аның нәшер ителә башлавына быел – 92 ел. Бүген сез кулыгызга 9685нче санны алдыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз! 

Башлангыч чорда “Ленин юлы“, 1965 елдан “Җиңү юлы“, 1991 елдан “Әгерҗе хәбәрләре“ исемнәре белән чыкса да, район басмасы гомер-гомергә җитәкчеләр белән халыкны бәйләүче арадашчы ролен үти, район яңалыклары белән таныштыруны, хезмәт кешесенә дан җырлауны, нинди генә заманнар булуга карамастан үз йөзен югалтмыйча халыкның рухи таянычы булып калуны  максат итеп куя. 

Бу – редакция хезмәткәрләре һәм ветераннарының, хәбәрчеләребезнең, газета укучыларның уртак бәйрәме. Без – “гәҗитчеләр“ “Әгерҗе хәбәрләре“ һәр йортка шатлык-куанычлар, файдалы хәбәрләр алып килсен, район газетасы һәр укучыбыз күңеленә иң якыны булып калсын өчен тырышабыз. Алга таба да сез – безгә, без сезгә кирәк булып яшик! Сәламәт һәм бергә булыйк, дуслар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев