27 ноябрьгә кадәр Татарстанда “Каршы як полоса” дип аталган профилактик чара уза
Максаты – каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм аларга юл куймау
27 ноябрьгә кадәр Татарстанда “Каршы як полоса” дип аталган профилактик чара уза. Максаты – каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм аларга юл куймау.
ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, агымдагы елның 10 аенда республика буенча зыян күрүчеле 252 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 81 кеше вафат булган, 428 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Әгерҗе районы юлларында 20 ноябрьгә кадәр 7 юл-транспорт һәлакәтендә 1 кеше вафат булган, 8 кеше яраланган.
– Татарстанда юл һәлакәтендә кеше гомере өзелүнең һәр өченче очрагы каршы як полосага чыгу белән бәйле. Бүгенге көнгә безнең районда машинаны узу кагыйдәсен бозган шоферларга карата 53 беркетмә төзелде (узган елның шул чорында – 26). Игътибар итегез: ике тапкырга күбрәк, – дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий Глезденев.
– Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, транспорт чарасын уза башлаганчы, шофер үзе чыгачак полосаның буш булу-булмавын карарга һәм узу барышында юл хәрәкәтендәге башка катнашучыларга комачаулык тудырмавына инанырга тиеш. “Узу тыела” дигән юл билгесе булган очракта, тоташ линия булганда, юл күтәрелеше азагында, куркыныч борылышларда, күз күреме чикле участокларда транспорт чарасын узу катгый рәвештә тыела! – дип искәртә ул.
Исегезгә төшерәбез: әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә 5 мең сум күләмендә штраф салына яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.
Тәртип бозу кабатланган очракта шофер транспорт чарасы белән идарә итүдән 1 елга мәхрүм ителә. Моннан тыш, әлеге тәртип бозу өчен административ җәзага тартылган һәм правадан мәхрүм ителгән яки әлеге гамәл өчен хөкем ителгән зат буларак кабат хокук бозса, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев