2нче мәктәп базасында берничә буын әйдаман-педагоглар очрашуы узды
Буыннар очрашуы
Янып торган күзләр, кайнар йөрәкләр һәм меңләгән кызыклы идеяләр... Үзләрен тулаем үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлаган педагогларны без әнә шулай күз алдына китерәбез. Педагог һәм остаз елы уңаеннан оештырылган һәм “Буыннар очрашуы: кичә, бүген, иртәгә” дип аталган район чарасына пионервожатыйлар, директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм “Алдынгылар хәрәкәте” киңәшчеләре җыелды.
Бусагадан атлауга ук пионерия мохите тоемланды. Бәйрәмне оештыручылар, мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп укучылары һәм укытучылар, кунаклар – бөтенесе кызыл галстук таккан иде. Иң мөһиме, аларның барысы да очрашуга пионер-комсомол кәефе белән килгәннәр.
Әнә, 1нче гимназия пионервожатые һәм тәрбия эшләре буенча оештыручы Тәгъзимә Ситдыйкова күкрәгенә Бөтенсоюз пионер оешмасының 85 еллыгына багышлап уздырылган Республика фестивалендә бирелгән бейджикны таккан. Ул аны 2007 елдан бирле саклыйм, ди. Азево мәктәбенең педагогика ветераны Татьяна Мордвинова моннан 50 ел элек төшерелгән фотоны алып килгән. Ул – яшь кенә кыз анда тантаналы линейка алып бара. Авыл педагоглары арасында бердәнбер ир-ат – Күләгәштән Евгений Яркеевны күрү дә рәхәт булды. Ул иң авыр 90нчы елларда Бима мәктәбендә тәрбия эшләре белән җитәкчелек иткән.
– Пионерия һәм комсомол бетте. Әмма тәрбия бирү эше калды. Без ул чакта Россия варислары дип аталдык, – дип хәтер яңартты ул.
Сәхнәдән “Мин яратам сине, тормыш” җыры яңгыраганда күпләр аңа кушылдылар.
– Бу җырга күпме ватанпәрвәрлек хисләре салынган! Юк, безне берни белән дә сындырып та, сызып атып та булмый! – диде муниципаль хезмәт ветераны, озак еллар 76нчы мәктәптә оештыручы булып эшләгән Нәзирә Гарифуллина.
Тәрбия эшләре буенча ветераннарга кагылышлы әлеге фикер район башлыгы Ленар Нургаяновның видеомөрәҗәгатендә дә, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина һәм 2нче мәктәп директоры Оксана Дорось чыгышларында да яңгырады.
“Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Татьяна Сергееваны хәзерге буын өчен горурлык хисләре белән тыңладылар. Ул башта пионерия прототибы буларак уйланылган яңа хәрәкәт презентациясен тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев