Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

38 яшьлек дүрт бала анасын эзлиләр

Телефоны җавап бирми

Дүрт бала анасы 38 яшьлек Рәхил Әбҗәлилова югалган. Аны туганнары эзли. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«КП-Уфа» сайтына Вадим В. мөрәҗәгать иткән. Ул Рәхил гаиләсенең дусты булуны әйтә. Аның сүзләренчә, Рәхил Оренбургта туып-үскән. Августта ул Уфага акча эшләргә дип килгән. Шуннан соң бу хатын белән элемтә өзелә. Киткән көннән үк телефоны да җавап бирми.

«Августта китте дә югалды. Кая һәм нинди эшкә киткәне тәгаен билгеле түгел. Өйдә дүрт баласы калды, аларның аның анасы карап тора. Аның анасы гына бар. Без әлегә полициягә мөрәҗәгать итмәдек, социаль челтәрләр аша үзебез тапмакчы булабыз», — ди сайт әңгәмәдәше.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев