Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

3нче мәктәптә 1 сыйныфка сиксән өч бала укырга керде

Быел әлеге белем бирү йортында 802 малай-кыз укыячак

Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче шәһәр мәктәбендә 1 сентябрь – Белем бәйрәме укучылар, укытучылар, җитәкчеләр, әти-әниләр катнашында бик матур узды.
Бу мәктәп – укучылар саны буенча районда иң зурысы. Быел анда 802 укучы белем алачак. 

Россия һәм Татарстан әләмнәрен күтәрү хокукы 11 сыйныф укучылары Алена Зыкина һәм Богдан Кудрявцевка бирелде. “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге җитәкчесе Илнар Гыйззәтуллин, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик үзәк җитәкчесе Гүзәл Әхтәмова бәйрәм белән котлап,  җаваплы, кызыклы, мавыктыргыч уку елы бары уңышлар алып килсен дип теләделәр. 

Бәйрәм тантанасында беренче сыйныф укучылары тырышып укырга, өлкән апа-абыйларыннан үрнәк алырга вәгъдә бирделәр. Унберенчеләр исә аларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр. 

...Дәрескә дәшеп кыңгырау чыңлый. Хәерле сәгатьтә, укучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев