Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

3нче шәһәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен “Хокук бозулар, җинаять һәм яшүсмер“ дип аталган мәгълүмат сәгате узды

Быелның тугыз аенда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия тарафыннан административ хокук бозулар турында 27 материал каралган

“Форпост“ үзәге хезмәткәрләре район прокуроры ярдәмчесе Илнур Галимәрданов һәм район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең баш белгече Эльвира Хәкимова белән берлектә 3нче шәһәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен “Хокук бозулар, җинаять һәм яшүсмер“ дип аталган мәгълүмат сәгате уздырдылар.  

Алар укучыларга хокук бозулар, административ һәм җинаять эше өчен  җаваплылык турында сөйләделәр, әлеге төшенчәләргә аңлатма бирделәр. Әгерҗе районында балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган иң киң таралган җинаятьләр турында бәян иттеләр. 

Быелның тугыз аенда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия тарафыннан административ хокук бозулар турында 27 материал каралган. Шуларның берсе – кеше милкен аңлы рәвештә юк итү яки аңа зыян китерү, өчесе – җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булу, икесе – балигъ булмаганнарның алкогольле һәм составында спирт булган продукция куллануы, 21е – ЮХИДИ линиясе буенча.

Балалар сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итү таләпләрен үтәмәгән өчен 17 беркетмә төзелгән. 

Барлыгы 147 мең сум штраф салынды. 

Любовь ИМАНОВА,
“Форпост“ үзәге директоры. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев