Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

3нче бакчада узган “Театраль кунакханә кунаклар дәшә“ семинарында Ижаудан да тәрбиячеләр катнашты

Бүген 3нче балалар бакчасында узган "Театраль кунакханә кунаклар дәшә" дип аталган семинарның исеме җисеменә нәкъ тәңгәл килгән иде. Бакчада тәрбияләнүче нәниләр кунакларны әкиятләр иленә сәяхәткә дәштеләр. "Йомры икмәк", "Куян ызбасы", "Балта боткасы" әкиятләрен сәхнәләштергәндә тәрбиячеләрне нәниләрнең актерлык осталыгы җәлеп итсә, өлкән төркемдә тәрбияләнүче малайлар-кызлар куйган "Кем нәрсә ярата?" дигән курчак...

Бүген 3нче балалар бакчасында узган "Театраль кунакханә кунаклар дәшә" дип аталган семинарның исеме җисеменә нәкъ тәңгәл килгән иде. Бакчада тәрбияләнүче нәниләр кунакларны әкиятләр иленә сәяхәткә дәштеләр.

"Йомры икмәк", "Куян ызбасы", "Балта боткасы" әкиятләрен сәхнәләштергәндә тәрбиячеләрне нәниләрнең актерлык осталыгы җәлеп итсә, өлкән төркемдә тәрбияләнүче малайлар-кызлар куйган "Кем нәрсә ярата?" дигән курчак театрын караганда аларны балаларның сәнгатьле һәм саф татар телендә чиста сөйләшүләре игътибарларын җәлеп итте.

Ижау шәһәренең 107нче "Энҗе" балалар бакчасыннан килгән мөдир Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге педагоглар биредә кунак булып кына калмадылар, үзләренең бай эш тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Удмуртия башкаласындагы бердәнбер татар бакчасында эшләүчеләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар. Алар әгерҗелеләргә милли баш киеме - калфак тегү буенча мастер-класс та күрсәттеләр.

Лилия РӘСУЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев