Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

4 - 9 сыйныф укучылары өчен саф һавада уеннар үткәрелде

Һәр команда да җитезлекләрен күрсәтте

Иж-Бубый авылы китапханәсендә балаларның кышкы ял вакытларында 4 - 9 сыйныф укучылары өчен "В зимнем царстве, в морозном государстве" исемле саф һавада уеннар үткәрелде.

2022 нче ел символы Юлбарыс балаларны бәйрәм белән котлады. Кыш бабай турында матур шигъри юллар яңгырады.

"Кыш бабай" һәм "Кар кызы" исемле 2 командагы бүленеп "Кем җитез?" һәм "Юлбарыслар илендә" исемле уеннар уйнатылды. Һәр команда да җитезлекләрен күрсәттеләр, рәсемнәр ясадылар.

Командалар арасында дуслык җиңде. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. "Кыш бабайның капчыгында ниләр бар?" исемле уенны да бик теләп уйнадылар. Уенның тәртибе: балалар түгәрәккә тезелеп баса, капчык бер уенчыга бирелә. Көй уйный башлау белән капчык кулдан - кулга күчеп йөри. Көй туктый, капчык кемдә кала шул кешегә җәза бирелә. Биремне үтәгән бала капчыктан күчтәнәч ала, уен шулай дәвам итә.

Дилә бүген җитез булуын күрсәтте матур шигырь бүләк итте. Юлбарысның кушаматы уенын уйнаганда бик дөрес җавап бирде. 

Оештыручылар һәр катнашучыга зур рәхмәтен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев