Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

4 январьда Татарстанда буран көтелә

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганасы -13 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Иртәгә, 4 гыйнварда, Татарстан территориясендә һәм республика башкаласында урыны белән буран көтелә, юлларда кар көртләре хасил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, 3 гыйнвардан 4сенә каршы төндә, шулай ук иртән кайбер районнарда синоптиклар томан төшәчәк дип фаразлый. Башка районнарда төнлә һәм көндез буран, көчле кар явуы көтелә, юлларда кар көртләре хасил булачак.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -13 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез исә -4..-9 градус салкын булачак.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев