Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

41 яшьлек әгерҗеле алимент түләүдән качкан

Бурычларның гомуми суммасы 144 мең сумнан артып киткән

Район прокуратурасы алимент түләүдән качып йөргән 41 яшьлек әгерҗелегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 

Судта 2021 елның июненнән 2021 елның августына кадәр хөкем ителүченең 21 мең сумнан артык суммага алимент түләүдән качып йөрүе ачыкланган. Ир­егет элек тә шундый ук хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Шул рәвешле, алимент буенча бурычларның гомуми суммасы 144 мең сумнан артып киткән.

Хөкем ителүче үз гаебен таныган. Суд аңа 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә алты айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде. 

Гадел СӨЛӘЙМАНОВ, Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев