Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

41 яшьлек якташыбыз хөкем ителде

Ул үз гаебен таныган

Әгерҗе районы прокуратурасы 41 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта хөкем ителүченең алимент түләүдән качып йөрүе ачыкланган. Шул ук вакытта ир элек тә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Алиментлар буенча бурычларның гомуми суммасы 144 мең сумнан артып киткән.

Хөкем ителүче үз гаебен таныган. Суд аңа сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде, дип хәбәр итә Әгерҗе районы прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев