4нче мәктәпнең яшь иҗатчысы “Илһам” республика бәйгесендә уңышка иреште
Дилия Закирова икенче урынга ия булды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Илһам” Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.
Конкурсның февраль-март айларында барган беренче этабында 611 мәктәп укучысы катнашкан. Алар арасында Россиянең дистәгә якын өлкәсеннән укучылар сыналган.
Март аенда жюри әгъзалары Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм Чистай, Арча, Мөслим районнарында конкурсның беренче этабында җиңү яулаган 300 укучының иҗатын бәяләгән. Әлеге сайлап алу туры иң сәләтле һәм киләчәге зур булган катнашучыларны ачыкларга мөмкинлек биргән, аларның әсәрләре фикер тирәнлеген, образларның оригинальлеген һәм сүзгә осталыкны күрсәткән.
Конкурста 49 катнашучы җиңүче һәм призер булган. Алар арасында Әгерҗе районыннан 4нче мәктәпнең 8А сыйныфы укучысы Дилия Закирова да бар. Ул икенче урынга ия булды.
Җитәкчесе – Әлфия Заһретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев