Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

4нче мәктәптә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган шигырь бәйгесе узды

Анда Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясе, 2нче, 3нче, 4нче мәктәп укучылары һәм мөгаллимәләре катнаштылар

4нче мәктәптә Халыкара туган тел көненә һәм герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган “Җырга әйләнгән гомер” шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе узды.

Анда Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясе, 2нче, 3нче, 4нче мәктәп укучылары һәм мөгаллимәләре катнаштылар.

4нче мәктәпнең туган тел мөгаллимәләре Фәридә Хафизова, Әлфия Заһретдинова, Гөлнара Хуҗахмәтова, Лилия Гайнуллина, Фәнилә Тимеркәева шигырь бәйгесен югары дәрәҗәдә әзерләгәннәр. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең китапларыннан күргәзмә оештырганнар. Аның тормыш юлының мизгелләре экраннан күрсәтелеп барылды. Һәр мәктәп укучысы туган телебездә шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән, “Моабит дәфтәрләре”ннән шигырьләрен яңгыратты. Матур итеп киенгән кызлар-малайлар сәнгатьле сөйләүләре, образга керүләре белән жюри әгъзаларын сокландырдылар.

Мәгариф идарәсе методисты Люция Терентьева, укытучылар Лилия Сабитова, Фәридә Хафизова, Әлфия Заһретдинова, Гүзәл Рамазанова да шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәмне алып барган Аделия Хәбибуллина һәм Ранис Суниев Муса Җәлилнең иҗат юлын бәян иттеләр. Жюри әгъзалары – үзәк китапханә мөдире Чулпан Нурмөхәммәтова, каләм остасы Рушания Байтимерова, Иж-Бубый авыл тарихы музее фәнни хезмәткәре Нурия Мәннапова һәр катнашучыга олы рәхмәтен җиткерделәр.

Җиңүчеләрне, призлы урын алучыларны Дипломнар белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев