5 апрель көнне «боз шартлату» була
Иртәгә-берсекөнгә дә су басарга мөмкин
Ике көн рәттән яңгыр яву шактый карны эретеп, елгалар күтәрелде. Синоптиклар атна ахырында көннәрнең тагын да җылытуын фаразлый. Димәк, язгы ташуга, су басуга әзер булып торырга кирәк.
– Яңгыр яугач, карлар эреде. Кар сулары җиргә сеңеп барадыр дип уйлыйм. Әле безне тиз генә су басмас. Бу арада көннәр салкын торды. Бәрле елгасы тыныч. Баздан кишер-чөгендерләрне дә чыгармадык әле. Без борчылып кына ни үзгәрер? Барыбер су кермичә калмас дип уйлыйм, – ди Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Роза Саттарова.
Яшел Үзән районының Татар Танае авылы җирле үзидарә җитәкчесе Фәнис Мирхәтуллин, әгәр тагын берничә көн яңгыр яуса, безнең авылны су басачак, ди.
– Урамнарга су төште инде. Карлар эреп бетеп, Гөбенә елгасы бозлары безгә килгәч, су урамга керә башлый. Зөя күтәрелгәч, су тагын да артып китеп, йортларга ук керә. Әлегә тыныч торабыз. Әмма белеп булмый, табигатьнең үз законы аның. Иртәгә-берсекөнгә дә су басарга мөмкин, – ди ул.
Халык язгы ташуга әзерләнә башлаган. Фәнис Мирхәтуллин әйтүенчә, арткы урамда яшәүчеләр көймәләрен әзерләп куйган, каберәүләр суны агызу өчен махсус насос көйләгән.
Балтач районының Борнак авылындагы бер урамны ел саен су баса икән. Әмма аңа карап, биредә берәүнең дә ташуга исе китми.
– Бездә әлегә кар күп. Тиз генә су басмаячак. Көшкәтбаш авылы басуы ачылгач кына, безгә су төшә. Ияләндек инде. Безнең йортка су ел саен керә. Яныбыздан Шушма елгасы ага. Былтыр күпер ясаганнар иде. Балчыгын өйделәр, ахырга кадәр эшләп өлгерә алмаганнар. Машиналар кереп йөри алмый хәзер, – ди Борнакта яшәүче Зөлфия Мөбарәкшина. – Бәрәңгеләрне печәнлеккә мендердек. Хайваннар өчен генә борчылам. Су каты күтәрелсә, аларны да башка җиргә күчерәсе була инде.
Исегезгә төшерәбез: моннан берничә көн элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы ташуга әзер булып торырга кушты.
– Республикада 23 торак пункт, 4 бакча ширкәте, 5 күпер, 2 автомобиль юлы су астында калырга мөмкин. Быел кар бик күп: аның күләме, уртача норма белән чагыштырганда, 145 процентка җитә. Бу – кардагы су запасын уртача алганда 50 процентка артык дигән сүз, – диде ул.
Шулай ук Президент, сулыкларда боз калын булу сәбәпле, елгалар акканда боз катламының буылып тору куркынычы килеп чыгарга һәм гидротехник корылмаларда гадәттән тыш хәлләр күзәтелергә мөмкин дип тә кисәткән иде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлеге идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, инде елгаларда бозларны эретә торган катнашмалар сибә башлаганнар. Аны «бозны каралту» дип атыйлар. Бозга шлак, ком, көл сипкәч, кояш караңгы тапларга турырак карый һәм бозны җебетә.
Әкренләп, елгаларны боздан арындыра да башлаячаклар. 5 апрель көнне Кайбыч районының Борындык авылы янәшәсендәге Бәрле елгасында «боз шартлату» була. Бүген республиканың 17 районында урнашкан 18 су объектларындагы бозларны шартлатуны сорап гаризалар килгән. Коткаручылар бозларны Казан Югары хәрби танк училищесы хезмәткәрләре белән берлектә шартлатачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев