5 майга Әгерҗе районында коронавирус белән авыруның яңа очраклары юк
5 майга Әгерҗедә һәм районда COVID-19 буенча яңа очраклар теркәлмәгән.
- Бүгенге көнгә Роспотребнадзор карарлары буенча 29 кеше күзәтүдә кала, шуларның 5се – балалар. 11е – башка төбәкләрдән кайтучылар. 13е – авырган кеше белән элемтәдә булучылар. Бүгенге көнгә районда COVID-19 буенча 9 кешедә шикле-уңай нәтиҗә кала бирә, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников.
- Узган тәүлектә 30 хәбәр һәм гариза теркәлде. ЮХИДИ ягыннан 18 беркетмә, территориягә югары әзерлек кертелү шартларында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен (РФнең административ хокук бозулар кодексы, 20.6.1нче маддә) 4 беркетмә төзелде, – дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев.
Коронавирус буенча район шатбының “кайнар линия” телефонына 9 шалтырату кабул ителгән. Шуларның 2се – азык-төлек һәм дарулар алып кайтуга кагылышлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев