Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәгә экскурсия ясадылар

Балаларга "Яраткан әкиятләр битләре буйлап" дигән викторина ошады

Кичә 5нче балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре балалар китапханәсенә экскурсиягә бардылар.

Балалар бик теләп стеллажларны карадылар, киштәдә торган китапларның күп булуына гаҗәпләнделәр, китапханәче Закирова Р.Р. китаплар белән ничек дөрес мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, китаплар ни өчен кирәклеге һәм башкалар турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук Ирина Гуринаның "Миша-фотограф"әкиятен кычкырып уку оештырылды. Барыннан да бигрәк балаларга "Яраткан әкиятләр битләре буйлап" дигән викторина ошады.

Китапханә һәм балалар бакчасының уртак эше балаларга китапка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев