Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

54 яшьлек Удмуртия кешесе дәүләт автоинспекциясе инспекторына ялган машина йөртү таныклыгы күрсәткән

Җинаять һәм җәза

Әгерҗе районы прокуратурасы ялган документтан файдаланган 54 яшьлек Удмуртия кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 

Агымдагы елның 23 маенда гаепләнүче дәүләт автоинспекциясе инспекторына ялган машина йөртү таныклыгы күрсәтә. Тәртип сакчылары аның транспорт чарасын К.Маркс урамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен туктаткан булалар. 

Ханым үз гаебен тулысынча таный. Суд аңа 8 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгели. 

Суд карары әлегә үз көченә кермәгән. 

(Район прокуратурасы материаллары буенча). 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев