Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

65 яшьлек хатын-кыз алкогольне законсыз саткан

Кылынган җинаять буенча гаебен ул тулысынча таныган

Әгерҗе районы прокуратурасы алкогольне законсыз ваклап сатуда бер генә тапкыр гаепле булмаган 65 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады. 

Судта ачыкланганча, 2023 елның маенда хөкем ителүче алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне гражданнарга сатуда гаепләнеп административ җаваплылыкка тартылган булган инде.

Әмма үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган һәм 2024 елның февралендә җинаятьчел керем алырга теләп, авылдашына янә алкогольле эчемлек саткан. Кылынган җинаять буенча гаебен ул тулысынча таныган.

Җинаять эшен карау нәтиҗәләре буенча суд, өлкән яшьтә булуын исәпкә алып, 25 мең сум күләмендә штраф рәвешендәге җәза билгеләгән. Суд карары үз көченә кергән. 

Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев