+7 градуска кадәр җылыта
Салкыннар артта калачак
Синоптиклар фаразлары буенча, Россиянең Европа үзәгендә якшәмбе көнне шактый җылытачак
Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләгәнчә, Россиянең Европа өлеше үзәгендә шимбә көнне җылытачак.
«Якшәмбе көнне +3 +5 градус булачак. Алга таба да шулай ук +2 +7 градус торачак. Шактый җылыта".
Аның сүзләренчә, төбәк җылы һава массалары йогынтысында булачак. Якшәмбе һәм дүшәмбе температура нормадан 2-3 градуска югарырак булыр дип көтелә, дип яза РИА Новости.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев