8 апрельдә Россиядә хәрби комиссариатлар оешуга 105 ел тулды
Ә август аенда аның Әгерҗе районында барлыкка килүенең 85 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
2023 ел хәрби комиссариат хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен аеруча истәлекле: 8 апрельдә Россиядә хәрби комиссариатлар оешуга 105 ел тулды. Ә август аенда аның Әгерҗе районында барлыкка килүенең 85 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.
Хәрби комиссар Илгиз Галиев җитәкчелегендәге коллектив районда зур эшләр башкара. Алар хәрби хезмәткә чакырылыш кампанияләрен, контракт буенча хезмәтне оештыралар, призывниклар, запастагы гражданнарны исәпкә кую һәм башка бурычларны тормышка ашыру белән шөгыльләнәләр. Шулай ук хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарның пенсиясен һәм аларга социаль гарантияләр бирүне контрольдә тоталар.
– Тагын бер мөһим эшегез – ул үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, – диде хәрби комиссариат хезмәткәрләрен бәйрәм белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов. – Һөнәри бәйрәмегез дә нәкъ менә язгы хәрби чакырылышка старт бирелгән чакта билгеләнеп үтелә. Бу юлы районыбыздан 34 егет армия сафларына алыначак. Яшьләрдә илне сакларга бару, РФ Кораллы Көчләрендә лаеклы хезмәт итү теләге формалаштыруда сезнең максатчан эш алып баруыгыз бик тә кирәкле.
Ул бер төркем хезмәткәрләрне район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев