8 МАРТ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!
"Әгерҗе хәбәрләре"ндә эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбыз, хәбәрчеләребезне язның беренче бәйрәме - 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз. Яз кояшы күңелләрегезне җылытсын, кәефегезне күтәрсен. Йортларыгызда бәрәкәт булсын, кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын. Гаиләләрегездә иң бәхетле кешеләр булып, шатланып гомер итегез. Сез - газетабызны матур язмаларыгыз белән баетучылар. Рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә...
"Әгерҗе хәбәрләре"ндә эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбыз, хәбәрчеләребезне язның беренче бәйрәме - 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз.
Яз кояшы күңелләрегезне җылытсын, кәефегезне күтәрсен. Йортларыгызда бәрәкәт булсын, кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын. Гаиләләрегездә иң бәхетле кешеләр булып, шатланып гомер итегез.
Сез - газетабызны матур язмаларыгыз белән баетучылар. Рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә безне рухландырып, сөендереп торырга язсын.
Яз кояшы җылылыгын
Күңелләргә җыйгансыз.
Әниләр дә, апалар да,
Сеңелләр дә - хатын-кыз.
Борчу җилләре исмәсен,
Балкып торсын йөзегез!
Сез бит безнең күңелләрдә
Якты кояш үзегез.
Хөрмәт белән "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев