Әгерҗе муниципаль район Советының XXX утырышы узачак
Көн тәртибе
2023 елның 29 августында 9 сәгатьтә район хакимияте залында Әгерҗе муниципаль район Советының XXX утырышы уза.
Көн тәртибендә:
1. 2023 елның беренче яртыеллыгында Әгерҗе муниципаль районы бюджеты үтәлеше хисабын раслау турында.
2. «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзү турында»гы 2020 елның 22 октябрендәге 2-2 санлы Әгерҗе муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында.
3. «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасын раслау турында» 2013 елның 30 апрелендәге 24-4 санлы Әгерҗе муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында.
Ххх
Сессиягә район Советы депутатлары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, Иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев