Ә сез кәҗә гөмбәсе (сморчки) җыеп, кыздырдыгызмы әле
Соңгы араларда шул җыерчалы гөмбә җыярга баручыларның социаль челтәрләре гөмбә фотолары белән тулган
Казан шәһәрендә яшәүче Гөлназ Зәйнуллина да туган авылы Әгерҗе районы Нарат авылына кайткач, чиләкләп кәҗә гөмбәсе җыйган.
“Без Әгерҗе районы Нарат авылында җыйдык “сморчки”ны, гади генә әйткәндә, алар формалары белән “баш мие”нә охшаш. Ә без курыкмыйча, гади җөйле гөмбәләрен (сторчки) җыйдык. Алар яфраклы һәм ылыслы урманнарда, кисентеләрдә, юл буйларында, яшь утыртмаларда үсә. Апрель-май айларында күренә. Еш очрый, әмма күпләп түгел".
"Эшләпәсе түгәрәк, эче куыш, тирән җыерчалы, коңгырт-көрән яки саргылт-көрән, диаметры 13 см га кадәр. Йомшагы балавызсыман, юка, бик ватылучан. Гөмбә зур (5-15 см биеклектә, 30 см га кадәр киңлектә). Эшләпәсе формасыз, өслеге дулкынсыман җыерчалы, ачык коңгырт төстә, тулысы белән сабына ябышып үскән. Сабы кыска, юан. Йомшагы ак яки соргылт, тәме һәм исе юк. Шартлы ашарга яраклы гөмбә саналалар”.
“Без бер генә ел җыймыйбыз аларны, шуңа курыкмыйча җыябыз. Сүз уңаеннан, авылдан шәһәргә килгәндә, юлда Кырынды авылында янында чиләкләп сатып утыралар сморчкиларны. Алар янында тукталмадык, шуңа хакын әйтә алмыйм".
"Безнеке 8 литрлы чиләк булды, без умырзаяга барган җирдә аларга юлыктык. Бүтән елларны очраткан юк иде. Лаеш районы урманнарында җыя идек сморчкиларны, ике тапкыр 15 минут кайнаттым мин аларны һәм кыздырдык бәрәңге белән. Бик тәмле булды. Әмма шикләнәсез икән, җыймавыгыз хәерле. Узган елда маринадлаган идем”,- дип сөйләгән ул “Ватаным Татарстан” газетасы журналистларына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев