Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Абруйлы җитәкче

"Наташа, син бит яшь чакта бик үткен идең. Ә хәзер нинди?" дип сорый аннан Башкортостандагы балачак дусты "Одноклассники" социаль челтәреннән. "Шундый ук булып калдым да", дип яза аңа Әгерҗедәге ахирәте. Әгәр шулай булмаса, Наталия ЯСӘВИЕВА 30 елга якын 6нчы балалар бакчасында мөдир булып эшли алыр иде микән? Бәхетле мизгелләр Наташа...

"Наташа, син бит яшь чакта бик үткен идең. Ә хәзер нинди?" дип сорый аннан Башкортостандагы балачак дусты "Одноклассники" социаль челтәреннән. "Шундый ук булып калдым да", дип яза аңа Әгерҗедәге ахирәте. Әгәр шулай булмаса, Наталия ЯСӘВИЕВА 30 елга якын 6нчы балалар бакчасында мөдир булып эшли алыр иде микән?
Бәхетле мизгелләр

Наташа ишле гаиләдә үсә. Әнисе 17 яшендә 4 балалы тол иргә кияүгә чыга һәм аларның уртак 4 сабыйлары дөньяга килә. Миһербанлылык, ярдәмчеллек, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар Наташага нәкъ менә әнисеннән күчкән дә инде. "Балачагым бик бәхетле узды. Күп балалы булсак та, мин аның караңгы якларын бөтенләй хәтерләмим. Бары якты, матур мизгелләр генә күңелдә саклана", - ди ул.
...Бик үткен, тере кыз булып үсә Наташа. Мәктәптә укыганда ук чаңгы, волейбол буенча III разрядка ия була, төрле түгәрәкләргә йөри, бию белән шөгыльләнә. Спорт һәм биюне УдГУда укыганда да ташламый. Ә аның өендәге китапларны күрсәгез иде... Майн Рид, Марк Твен, Джек Лондон һәм башка танылган язучыларның китапларыннан тулы бер китапханә барлыкка китергән ул.
Студент чакта ук кияүгә чыга Наташа. Әгерҗе егете, ире Рамил белән алар тарих факультетында белем алалар, тулай торакта яшиләр. "Каенанам Наиләгә бик рәхмәтле мин. Эльвирабызны карарга ул булышты. Гомумән, тормышта каенанам иң зур ярдәмчебез булды", - ди Наталья.
Гомергә балачак илендә
Университеттан соң 5 ел укытучы булып эшләгәч, аңа 184нче СМП балалар бакчасына методист булып күчәргә тәкъдим итәләр. Ул чактагы бакча мөдире Галина Бәширова яшь педагогның оста оештыру сәләтен һәм лидерлык сыйфатларын күреп, нәкъ ике атнадан аңа үз эшен калдыра һәм тыныч күңел белән лаеклы ялга китә. Шуннан бирле Наталия Генадиевна 26 ел әлеге бакчаны җитәкли.
Нинди генә үзгәрешләр кичерергә туры килсә дә, шәһәрдә бу бакча һәрчак алдынгылар рәтендә булды. Аның базасында төбәкара һәм республика семинарлары да югары дәрәҗәдә үтте.
"Коллективыбыз бик яхшы. Тәрбиячеләр - барысы да үз эшләренең осталары", - ди Наталия Генадиевна үз кулы астында эшләүче һәр хезмәткәре белән горурланып. Мөдир үзе дә һәр чараның үзәгендә кайный. Төрле бәйгеләрне оештыру инициаторы да, бәйрәмнәрнең сценарийларын язучы да ул. Бакчаның матди-техник базасын ныгыту өчен дә гаять зур хезмәт куя. Мөдир биредә тәрбияләнүче һәр баланың исемен генә түгел, аларның психологиясен дә бик яхшы белә, һәр төркемнең проблемаларын хәл итү өчен янып-көеп йөри. Наталия Генадиевна, районда беренчеләрдән булып, югары категориягә аттестация узды, "РФнең гомуми һәм урта белем бирү мактаулы хезмәткәре" исеменә лаек булды.
6нчы бакчада эшләүчеләрнең кайсыннан гына сорасаң да җитәкчеләрен мактап туя алмыйлар: Әнә, яшь тәрбияче Елена Покоева: "Наталия Генадиевнаның талантына, энергиясе ташып торуына, осталыгына сокланабыз. Ул безне республика, Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашырга дәртләндерә, үзе һәрберебез өчен җан атып тора. Остазыбыз гына түгел, ул безгә әниебез кебек якын. Шәхси проблемаларыбыз белән уртаклашканда да үзенең алтынга тиң киңәшләрен бирә. Без аны бик хөрмәт итәбез", - ди.
Аларда - минем тормыш
Шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үткән абруйлы бакча мөдире Наталия Генадиевна Мәскәү өлкәсенә китәргә җыена. "Балаларыма якын буласым килә. Аларда - минем тормышым. Икенче туган ягым булган Әгерҗе, коллективым һәм дусларым белән хушлашу авыр булса да, китәм инде", - ди ул. Балалары да үзе кебек УдГУда белем алганнар. Эльвира, Регина, Эльдар - барысы да Мәскәүдә. Ә анда әбисен түземсезлек белән сагынып нәни оныгы Матвей көтә.
Гомеренең иң бәхетле мизгелләре узган Әгерҗене, яраткан бакча коллективын гел сагынып искә алыр ул. 6нчы бакча тарихына матур эшләре белән кереп калган бу ханымны хезмәттәшләре дә, дуслары да, Әгерҗе урамнары да сагынырлар, юксынырлар әле.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев