Администрация бинасына Россия флагын дөрес элмәгәннәр
Штраф түләргә туры киләчәк
Кама Аланы районында Башкарма комитеты бинасында Россия Федерациясе флагын астын өскә әйләндереп элгән өчен комитет җитәкчесенә 5 мең сум күләмендә штраф салганнар.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Гаммәви мәгълүмат чараларында Кама Аланы хакимияте бинасына Россия флагын дөрес элмәү хакында мәгълүмат таралган иде.
Шул хакта прокуратура тикшерү үткәргән һәм Башкарма комитет җитәкчесенә карата «Россия Федерациясенең дәүләт символларын рәсми рәвештә файдалану тәртибен бозу» маддәсе буенча административ эш кузгаткан.
Суд җитәкчегә 5 мең сум штраф салырга дигән карар чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев