Аэрогриль Үтәгәнгә китте
Бәхетле бүләк иясе - Хезмәт ветераны Гөлия Миңнекәева
Апрель аенда "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасына язылып, квитанцияләрен редакциягә юллаган әбунәчеләр арасында аэрогриль уйнатылды. Барлыгы 200дән артык квитанция килде. Бәхетле бүләк иясе - Үтәгәндә яшәүче, 40 елга якын сыер савучы булып эшләгән, "Мактау билгесе" ордены иясе, Хезмәт ветераны Гөлия Миңнекәева.
Бүген район газетасы баш мөхәррире Дания Абзалиева аңа бүләкне тапшырды. Гомере буе район газетасына тугры булганы, район басмасын яратып укыганы өчен әбунәчебезгә олы рәхмәтен җиткерде. Гөлия апа да 75 яшьлек юбилее елында зур бүләк белән сөендергәннәре өчен рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев