Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Аферистлар күз яшьләре белән елый

Пенсионерлар еш кына аферистлар корбанына әверелә

Әгерҗе районында мошенниклык очраклары ешайды. Пенсионерлар еш кына аферистлар корбанына әверелә.

Шәһәр телефонына да шалтыраталар. Трубканың теге ягындагылар, үзләрен аның туганы дип таныштырып, күз яшьләре белән ярдәм күрсәтүне сорыйлар. Яки  “хокук саклау органнары хезмәткәрләре” дип, катгый тавыш белән улыгыз яки кызыгыз юл-транспорт һәлакәте ясау нәтиҗәсендә кемдер җәрәхәтләнгән яки һәлак булган дип хәбәр итәләр. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен курьер артыннан акча биреп җибәрергә кирәклеген әйтәләр.

Бу сүзләрне укыганда, бәлки, кемдер елмаеп куяр. Әмма хәл елмаюдан узган инде. Өлкәннәр мошенникларга ышаналар. Әгерҗелеләр дә – искәрмә түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев