Әгерҗе администрациясендә бүләкләү тантанасы узды
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Районда авыл хуҗалыгы сәнәгатен үстерүгә керткән лаеклы хезмәтләре өчен әлеге тармакның бер төркем хөрмәтле ветераннары “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны“ күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
АБДУЛЛИН Рәшит Миннебай улы – Әгерҗе шәһәре.
СИБГАТУЛЛИНА Луиза Александровна – Көчек авылы.
ХӘБИБУЛЛИНА Көмешай Гаяз кызы – Әгерҗе шәһәре.
ЗАРИПОВ Мирзаян Хуҗахмәт улы – Кичкетаң авылы.
МӘННАПОВ Ромель Зөфәр улы – Кичкетаң авылы.
НУРИЕВ Мәхтүр Мансур улы – Кадыбаш авылы.
ТРда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүгә керткән өлеше өчен күпфункцияле үзәк җитәкчесе Наталья Игоревна ӘХМӘТҖАНОВАга ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
Яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән лаеклы хезмәте өчен “Ровесник“ яшүсмерләр клубы директоры Ольга Юрьевна АФАНАСЬЕВАга ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыкның Рәхмәте белдерелде.
ТРда кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән лаеклы хезмәте өчен 3нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Наталья Валентиновна АЛЕКСЕЕВА ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
“Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе“ бәйгесендә I урын алган “Наз“ приюты тәрбиячесе Лидия Николаевна ЕФИМОВА ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев