Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе егетләрен хәрби хезмәткә тантаналы төстә озаттылар

Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Әгерҗедән 13 егет армия сафларына китте

Көзге чакырылышта 40тан артык егет хәрби хезмәткә алыначак. Алар бер ел хезмәт итәләр. Узган төндә армиягә китәсе егетләргә район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев изге теләкләрен җиткерде. 

–    Кайда гына хезмәт итсәгез дә, сынатмагыз. Үзегезнең Әгерҗедән икәнегезне онытмагыз. Без ышанабыз: сез, намус белән лаеклы хезмәт итеп, нәкъ бер елдан туган якларга нык, көчле егетләр булып кайтачаксыз, – диде һәм һәрберсенең кулын кысып хәерле юллар теләде. 

–    Армиягә зур теләк белән китәм. Чөнки ул – ир-егетнең бурычы. Сынатмам дип уйлыйм. Мине бүген якыннарым, дусларым, туганнарым хөрмәт белән армия сафларына озаттылар. Аларның йөзенә кызыллык китермәм, – диде Кодаштан Айнур Саттаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев