Әгерҗе футболчылары республика ярышларында җиңү яулады
Егетләр беренче урын алдылар
Аксубайда "Б" дивизионы төркемендә 2013 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы тәмамланды. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республиканың Казан, Буа, Апас, Арча, Кукмара, Лаеш, Яр Чаллы һ.б. командалары ярышларда җиңү өчен көрәште. Уеннар 23, 24, 25 гыйнварда узды.
Футбол буенча тренер Алексей Колчин җитәкчелегендәге «Спутник» командасының Әгерҗе егетләре финал матчларында район данын лаеклы якладылар һәм 1 урын алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев