Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе “Куркынычсызлык сукмагы” акциясенә кушылды

Чараны оештырырга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Салихов Илгиз Хәйдәр улы ярдәм итте

Бүген Яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм активистлары Әгерҗе районы Дәүләт автоинспекциясе, профилактика бүлеге начальнигы Ләйсәния Шиабетдинова һәм район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Рәмилә Гыймазова белән берлектә “Куркынычсызлык сукмагы” акциясе үткәрделәр, дип хәбәр итә «Яшьләр үзәге».

Акция кысаларында иң җанлы җәяүлеләр сукмагы янында социаль язулар барлыкка килде: «Баланың кулыннан ал», «Велосипедтан төш», «Наушникларыңны сал!». 

Бу искәртүләр машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарын һәм җаваплылыгын арттырырга тиеш. 

Чараны оештырырга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Салихов Илгиз Хәйдәр улы ярдәм итте. 

Юлда үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев