Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаянов котлавы

Яңа ел котлы булсын!

Хөрмәтле әгерҗелеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән чын күңелдән котлыйм.

Борчу-мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2024 ел узып бара. Яңа ел – башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау ул.

Сер түгел, бу ел җиңелләрдән булмады. Әмма ничек кенә булса да, бердәмлек белән авырлыкларны җиңеп, куйган максатларга ирешә алдык. Районда ел дәвамында дәүләт программаларын, милли проектларны гамәлгә ашыру, йортлар, социаль объектларны капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, юллар төзү буенча эшләр дәвам итте. Барлык казанышлар – уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Алар киләсе елга, туасы көнгә өмет-теләкләр, ышаныч уята, яңа эшләргә дәртләндерә.

Туган җиргә мәхәббәт, тотрык лы һәм тыныч тормышка омтылу хезмәт кешеләрен дә, бүген илебез иминлеге сагында торучыларны да берләштерә. Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз – безнең һәм киләчәк буын өчен батырлык үрнәге. Теләк бер: туган якка җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Аларның якыннарына, гаиләләренә, һәрдаим ярдәм кулы сузган райондашларыбызга да ихластан зур рәхмәт!

Кадерле райондашлар! Барчагызны да бәйрәм белән котлыйм! Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар алып килсен! Һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. 2025 ел яңа уңышлар елы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев