Әгерҗе муниципаль районы Советының ХIХ утырышы узачак
Көн тәртибе
2022 елның 5 сентябрендә 9.00 сәгатьтә Район Мәдәният сараенда Әгерҗе муниципаль районы Советының ХIХ утырышы уза.
КӨН ТӘРТИБЕНДӘ:
1. 2022 елның I яртыеллыгында Әгерҗе муниципаль районы җирле үзидарә органнарында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше турында.
2. 2022 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Әгерҗе районы бюджетының үтәлеше буенча отчетны раслау турында.
3. Әгерҗе муниципаль районы Советы депутаты статусы турындагы Нигезләмәне раслау хакында.
4. Әгерҗе муниципаль районы Советының «2022 елга Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның Фараз планын (программасын) раслау турында» 2001 елның 15 декабрендәге 13-2 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында
5.. Әгерҗе муниципаль районы Советының «Җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутатларына, сайланулы вазыйфаи затларына, контроль-хисап органы рәисенә, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында» 2002 елның 25 февралендәге 15-5 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
6. Генераль планны әзерләү зарурлыгы булмау турында карар кабул ителгән авыл җирлекләре территориясендә урнашкан торак пунктларның чикләре турында белешмәләр өстәү өлешендә Әгерҗе муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасын раслау.
* * *
Сессиягә район Советы депутатлары , оешма һәм учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев