Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе муниципаль районы Советының ХХ утырышы узачак

Көн тәртибе

Агымдагы елның 26 октябрендә 9.00 сәгатьтә Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Әгерҗе муниципаль районының ХХ утырышы була. 

Көн тәртибендә: 

1. Әгерҗе муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына кергән ришвәтчелек юнәлеше очраклары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау турында.
2. Әгерҗе муниципаль район Советының 2016 елның 14 сентябрендәге «2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Әгерҗе муниципаль районының социаль-икътисади үсеше стратегиясен раслау турында»гы 11-1 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
3. “Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасын раслау турында“гы 2013 елның 30 апрелендәге 24-4 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
4. Әгерҗе муниципаль район Советының «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Әгерҗе муниципаль районы бюджеты турында»гы 2021 елның 15 декабрендәге 13-1 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
5. Әгерҗе муниципаль район Советының « Әгерҗе муниципаль районы Советының даими комитетлары составын раслау турында»гы 2020 елның 22 октябрендәге 2-7 санлы  карарына үзгәрешләр кертү турында. 

ххх

Утырышка район Советы депутатлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев