Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районы әфганчылары Җиңү скверына искә алу чарасына җыелды

15 февраль – сугышчы-интернационалистларны искә алу көне

Бүген бөтен ил совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгын билгеләп үтә. Әфганстандагы бәрелешләр 1979 елдан 1989 елга кадәр дәвам итте һәм ул совет армиясе өчен сынау булды.

Һәр елдагыча, бүген дә әгерҗелеләр Җиңү скверына искә алу чарасына җыелдылар. Чарада ветеран әфганчылар, җитәкчеләр белән бергә Яшьләр үзәгенең “Җиңү волонтерлары” активистлары да катнашты. 

Әфганстанда ун ел дәвам иткән бәрелешләрдә Әгерҗе районыннан 122 ир-егет катнашты. Нарат авылыннан Рәфис Хөснетдинов Әфган җирендә һәлак булды. 
Әфганчыларны “Әгерҗе шәһәре” башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Гыйззәтуллин, район хәрби комиссары Илгиз Галиев, ветеран әфганчыларның район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Шамил Галимов, чик гаскәрләре район берләшмәсе рәисе Раил Закиров сәламләделәр. Алар еллар арты еллар узса да Әфган бәрелешләренең хәтердә саклануын әйттеләр. Хәрби-интернационалистларның мәктәп укучылары, яшьләр белән очрашуларда катнашуларын, актив рәвештә патриотик эш алып баруларын билгеләп үттеләр. Еллар узган саен мондый очрашуларның әһәмиятен зурлыгына басым ясадылар.

Митингта катнашучылар гомерләре өзелгән әфганчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә кызыл канәферләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев