Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов: Әгерҗебез – гүзәл, үзенчәлекле, актив үсештәге шәһәр
Район башлыгының Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән котлавы
Республика көне – үз Ватаны, аның бай тарихы, мәдәнияте, халкы белән горурланучылар өчен уртак бәйрәм. Безнең республика алгарышта һәм үсештә, ул тотрыклылык, татулык һәм иминлек үрнәге булып тора. Татарстанда хезмәт сөючән, кунакчыл, үз вазифасына һәм туган җиренә тугры, якты киләчәккә омтылучы кешеләр яши.
Әгерҗебез – гүзәл, үзенчәлекле, актив үсештәге шәһәр. Без уртак тырышлык белән аны елдан-ел тагын да уңайлырак итәргә, төзекләндерергә тырышабыз. Районыбыз ир-егетләре махсус хәрби операция барышында батырлык һәм кыюлык белән ил киләчәге һәм тыныч тормыш хакына көрәшә. Без илебез сакчылары белән горурланабыз һәм Җиңүгә ышанабыз!
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә районыбызны, республикабызны үстерүгә, ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Дөньялар тыныч, һәр гаиләнең тормышы шатлык, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч белән тулы булсын.
Әгерҗе районы башлыгы Ленар НУРГАЯНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев