Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы делегациясе Гырон быдтон бәйрәмендә катнашты

Делегация составында Сарсак-Омганың “Зарни сизьыл” (“Алтын көз”) халык фольклор ансамбле дә бар иде

Кукмара районының Нырья авылында удмуртларның милли бәйрәме – Гырон быдтон гөрләде. 

Республикакүләм бәйрәмдә Әгерҗе районы делегациясе дә катнашты. Делегация составында Сарсак-Омганың  “Зарни сизьыл” (“Алтын көз”) халык фольклор ансамбле дә бар иде. Бәйрәмдә әлеге авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаевага “ТАССР оешуга 100 ел” юбилей медале тапшырылды. ТРның социаль-икътисади куәтен үстерүгә керткән лаеклы өлеше һәм озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәте өчен бирелгән бүләкне ул ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан кабул итеп алды.  

Гырон быдтонда “Удмурт чибәре“ бәйгесе дә узды. Анда Варкләд-Бодьядан Аделина Матвеева икенче урын алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев