Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы мәктәпләрендә “Җиңү диктанты” яздылар

Акциядә 350дән артык кеше катнашты


“Җиңү диктанты” быел дүртенче тапкыр уздырылды. Аны «Бердәм Россия» партиясе «Тарихи хәтер» проекты кысаларында оештырды. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланды. 

Безнең районда диктант язу мәйданчыклары итеп 2нче һәм 3нче шәһәр мәктәпләре билгеләнгән иде. 3нче мәктәптә – 50, 2нче мәктәптә 30 педагог һәм укучылар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган сорауларга җаваплар бирделәр. Калган мәктәпләр акциягә онлайн кушылдылар. 


“Җиңү диктанты”на кунак буларак тыл ветераннары да чакырылган иде. 3нче мәктәптә Әнвәр ага Жруавлев, 2нче мәктәптә Лена апа Вәлиева катнаштылар. 
Лена апа сугыш башланган көнне бүгенгедәй хәтерләвен әйтте. 


- Без бала гына идек бит әле ул чакта. Әниемнең энесе сугыш башланган дигәч, без аны аңлап та бетермәгәнбездер. Әмма шул Илалетдин абыем беренче көнне үк фронтка китте һәм һәлак булуы турында язу гына килде. Әтием дә сугышта катнашты. Ул аяксыз кайтты. Без – сабыйлар әниләргә ияреп эшкә йөрдек. Ул чакларны искә алсам, хәзер дә күзләремә яшь тула, - диде ул. 


Биремнәрне үтәүгә керешкәнче 2нче мәктәптә район Мәдәният сарае артистлары һәм анда шөгыльләнүче укучылар сугыш темасын чагылдырган концерт тәкъдим иттеләр. Һәр чыгыш астында тирән мәгънә ята иде. Бу – сугыш китергән хәсрәт, совет солдатларының батырлыгы, тылдагы аяусыз хезмәт... 


Акциядә катнашучылар арасында 1нче гимназия, 2нче һәм 4нче мәктәпләр укучылары һәм педагоглары, яшь армиячеләр дә бар иде. Биремнәрне иң беренче булып 2нче мәктәптән Иван Гриник үтәп чыкты. Ул акциядә икенче ел рәттән катнашкан. 

- Узган елгы биремнәргә охшашлары да бар, әмма аерма да зур. Үзем тарих белән ныклап кызыксынам, БДИны да әлеге фәннән тапшырачакмын. Күп укыгач миңа сораулар бик авыр кебек тоелмады, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев