Әгерҗе районы – Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы составында
Сәүдә-сәнәгать палатасы – Россиядә иң борынгы оешмаларның берсе
Яңа инвесторлар җәлеп итү, җирле эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү максатыннан Әгерҗе районы беренче тапкыр РФнең Сәүдә-сәнәгать палатасы составына керде, дип хәбәр итә район башлыгы Азат Вәлиев.
Сәүдә-сәнәгать палатасы – Россиядә иң борынгы оешмаларның берсе. Ул 52 меңнән артык оешманы, федераль дәрәҗәдәге 300дән артык эшмәкәрләр берлеген һәм коммерцияле оешманы, төбәк дәрәҗәсендәге 500дән артык бизнес-ассоциацияне берләштерә.
Төп бурычлары, нигездә, эшмәкәрләрнең ихтыяҗларын яклау, инвестицияләр җәлеп итүгә йогынты ясау, эшлекле даирәләр белән элемтәләрне үстерүдән гыйбарәт.
– Палата бизнес, дәүләт хакимияте органнары, һөнәри берлекләр, фәнни оешмалар вәкилләрен берләштерә. Бу безнең районда эшмәкәрлекне үстерүгә йогынты ясар дип ышанабыз, – дип ассызыклый Азат Рөстәм улы. – Безнең эшмәкәрләрнең үз эшләрен алып бару буенча консультация алу, сәүдә-сәнәгать палатасы һәм аларның партнерлары тарафыннан оештырылучы тематик чараларда катнашу мөмкинлеге барлыкка килә. Алар 500дән артык, шул исәптән электрон форматтагы хезмәттән файдалана алачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев