Әгерҗе районы урманнарында янгын куркынычының дүртенче классы кертелде
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган
“Әгерҗе урманчылыгы” район һәм шәһәр халкына, шәһәребез кунакларына урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәү кирәклеген искә төшерә.
Урманда янгын куркынычы югары булган җәйге сезонда түбәндәгеләрне эшләү катгый тыела:
- учак ягу,
- янып торган шырпы, тәмәке төпчекләрен ташлау,
- урманда ягулык-майлау материалларын калдыру,
- урманда чүп-чар, пыяладан эшләнгән әйберләр калдыру,
- җиңел кабынып китүчән материаллардан ясалган әйберләрне куллану,
- үлән һәм урман тирәсендә чүп яндыру.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен: гражданнарга - 15 000 алып 30 000 000 сумга кадәр, вазифа үтәүче затларга - 30 000 алып 50 000 сумга кадәр, юридик затларга 100 000 меңнән 400 000 сумга кадәр штрафлар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев