Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы хәрби комиссары белән әңгәмә

Контракт буенча хәрби хезмәткә җыю дәвам итә

Контракт буенча хәрби хезмәткә җыю дәвам итә. Мондый төр хезмәткә сайлау ничек тормышка ашырыла? Кандидатларга карата нинди таләпләр куела? Шушы һәм башка сораулар белән район хәрби комиссары Илгиз ГАЛИЕВка мөрәҗәгать иттек. 

–     Илгиз Наилевич, контракт буенча хезмәткә чакырылучыларга карата төп таләпләр нинди? 

–     Кандидатларга төп таләпләр: төп белемнән дә ким булмаган (9 сыйныф) белемгә ия булу, сәламәтлек торышы. Сүз уңаеннан, контракт буенча хезмәткә элек сәламәтлеге белән бәйле рәвештә хәрби хезмәттә булмаганнарның кандидатуралары да карала. Моның өчен, иң беренче чиратта, медицина комиссиясе узарга һәм “хезмәткә яраклы” категориясен алырга кирәк. Хәрби хезмәткә чакырылучылар сроклы хезмәтне контракт буенча хезмәткә алыштыра алалар. Шулай ук хөкемгә тартылучыларның кандидатуралары да каралырга мөмкин. Ләкин бу очракта үз нечкәлекләре бар. Шуңа күрә һәркайсы аерым тикшерелә һәм бу эш Казанның хәрби хезмәткә контракт буенча җыю пункты белән килешенгән хәлдә башкарыла.  

–     Контракт буенча хезмәт итү срокларына да тукталсагыз иде. 

–     Гражданинның үз теләген исәпкә алган хәлдә контракт 1, 3, 5 елга төзелергә мөмкин. Аннан ким вакытка булган очракта Россия Федерациясе кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен контракт төзүчеләргә тәгаенләнгән бер тапкыр бирелүче 195 мең сум күләмендәге акча түләнми.    

–     Башка акчалата түләүләр турында да аңлатып үтегез әле.

–     Контракт төзегән хәрбиләргә айлык акчалата түләү 204 мең сумнан башлана. Әлеге түләүнең күләме турыдан-туры хәрби званиегә, башкарыла торган вазифага, тиешле елларны хезмәт итү-итмәүгә (выслугага) бәйле. Һәр очрак аерым тикшерелә. Тулаем алганда, килешү нигезендә хезмәт итүчеләргә 204-245 мең сум акча түләү каралган.  

–     Контракт буенча хәрби хезмәткә кемнәр бара ала?

–     Әлеге төр хезмәткә 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ир-атлар бара ала. 60 яшьтән зуррак яшьтәге кандидатлар да каралырга мөмкин. Әйтик, ир кеше бик тә кирәкле, ягъни дефицит хәрби белгечлеккә ия булса. Һәм, әлбәттә, медицина күрсәткечләре буенча тиешле таләпләргә туры килүе шарт. Андый гражданнар буенча да һәр очрак аерым карала һәм хәрби часть командирлары белән аерым сөйләшүләр алып барыла. 

–     Контракт буенча хезмәт итәргә барырга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?

–     Иң беренче чиратта, әлбәттә, район хәрби комиссариатына. Белешмәләр өчен телефоннар: 25338, 25335. Эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә сөйләшүләр алып барырга әзер без. Шулай ук турыдан-туры Казанның хәрби хезмәткә контракт буенча җыю пунктына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоны: 8(843)2214452. Үзең белән төп документлар – паспорт һәм хәрби билет булу шарт. Гаризаны өйдән чыкмыйча да бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен дәүләт хезмәтләре сайтына кереп, “Стать добровольцем или контрактником” хезмәтеннән файдаланырга була. Гаризаны шулай ук Россия Оборона министрлыгы сайтында да рәсмиләштерергә мөмкин. 

–     Контракт буенча хезмәткә баручыларга тәгаенләнгән төп социаль ташламалар һәм гарантияләр турында да аңлатып үтегез әле.   

–    Ташламалар һәм социаль гарантияләр күптөрле. Болар – ташламалы ипотека шартларында яки хезмәт итүчеләргә тәгаенләнгән торак алу. Хәрби медицина учреждениеләрендә бушлай дәвалану һәм тернәкләнү узу. Шулай ук тормышны һәм сәламәтлекне федераль бюджет хисабына иминиятләштерү, ташламалы шартларда пенсиягә чыгу. Кредит, салым буенча каникуллардан файдалану. Хәрбиләрнең үзләренә һәм балаларына югары уку йортына бюджет урыннарына бушлай укырга керү мөмкинлеге бирелә.  Хәрбиләрнең балалары лагерьларга бушлай юллама белән тәэмин ителә. Контракт буенча хезмәт итүченең эш урыны саклана.  Шулай ук субъектлар тарафыннан да аерым гарантияләр һәм түләүләр каралган. Әйтик, Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә балигъ булмаган һәр балага бер тапкыр 20 мең сум күләмендә түләү каралган. Әйткәнемчә,боларның барысы хакында да урында аңлатыла. 

–     Безнең районнан контракт буенча хезмәт итәргә китүчеләр хакында ни әйтер идегез?

–     Алар арасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да, армиядә хезмәт итүчеләр дә, армия хезмәтен үтмәүчеләр дә бар. Әйткәнемчә, соңгылары яңадан медицина каралуы үтеп, “хезмәткә яраклы” категориясенә ия булдылар. Яшьләре дә төрле. “Безнең өчен иң мөһиме акча түгел, ә Ватан сагына басу”, диючеләр дә бар. Ничек кенә булмасын, без аларның һәркайсын Ватаныбызның патриотлары дип атыйбыз һәм туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев