Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә булачак әниләр белән очрашу узды

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырылды

Район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә булачак әниләргә мәгълүмат җиткерүгә һәм ярдәм итүгә юнәлтелгән очрашу булды. Чара “Татарстанда җәй” проекты кысаларында узды. 

ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина булачак әниләргә Дәүләт хезмәтләре порталында “Баланы тәрбияләү” суперсервисы ярдәмендә сабыйларның беренче документларын алу тәртибе турында тәфсилләп сөйләде.

 

«Портал максималь уңайлылыгы аркасында бик популярлашты», – диде ул. 

 

Зөлфия Бакасова  - клиент хезмәте җитәкчесе, Әгерҗе районындагы Республика матди ярдәм үзәгенең 2нче бүлеге мөдире Эльвира Зәйнетдинова, акушер-гинеколог Екатерина Бычкова, медицина психологы  Илвира Закирова йөкле хатын-кызлар адресына матур сүзләр белән чыгыш ясадылар.

Шулай ук һәр катнашучының Россиянең социаль фонд вәкилләренә ана (гаилә) капиталы турында, Республика социаль түләүләр үзәге вәкилләренә ана булган хатынга, шулай ук күп балалы гаиләләргә каралган пособиеләр һәм социаль түләүләр турында үзен кызыксындырган сорауны бирү мөмкинлеге булды. 

Чара барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ идарәсенең административ практикасы буенча өлкән инспекторы Ләйлә Йосыпова, Яр Чаллыдагы «БДД» ДБУ профилактикасы бүлеге башлыгы Шиабутдинова Ләйсәния һәм муниципаль берәмлек башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Регина Гыймазова булачак ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм балаларны автомобильдә йөрткәндә куркынычсызлык шартларын тәэмин итү кирәклеге турында искәрттеләр. 

Яшьләр үзәге белгечләре чарада катнашучылар белән мастер-класс үткәрделәр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев