Әгерҗе районында “Авылым гүзәллеге” марафонында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Төп чара Иж-Бубый авылында узды
Бүген Иж-Бубыйда “Авылым гүзәллеге” марафон-фестивалендә җиңүчеләрне һәм финалистларны бүләкләү тантанасы узды.
Чарага Казаннан шушы проект җитәкчесе, "Татнетны үстерү фонды" оешмасының башкарма директоры Раил Гатауллин, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, якташыбыз, Сөембикә" журналы хезмәткәре, "Әниләр марафоны" нының оештыручысы Динара Әхмәт, район һәм авыл җитәкчеләре, төбәгебез тарихын өйрәнүчеләр, мәктәп укучылары, китапханәчеләр, укытучылар катнаштылар.
Кунакларны Әгерҗе районы капкасы булган Кичкетаң авылында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшин, авыл җирлеге башлыгы Илназ Җиһангәрәев каршы алдылар. Алар Барҗы-Умгада Салихҗан, Кичкетаңда Изгеләр чишмәләрендә булдылар, авыл мәчетендә Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин белән очраштылар.
Иж-Бубыйда да кунакларны “Хыял” бию ансамбле, авыл башлыгы Раиф Ваһапов сәламләде. Авыл тарихы музеенда сәяхәт оештырылды.
Раил Мәүлет улы “Авылым гүзәллеге” марафо-фестиваленең асылы турында сөйләде. Марафон-фестиваль барышында катнашучылар туган авыллары, аларның тарихы, авылдашлары турында егерме бер көн бирелгән темаларга язганнар. Туган авылларының чишмәләре, коелары, урманнары, истәлекле, тарихи урыннары — барысы да язмаларда яктыртылган.
Безнең районда Иж-Бубыйдан Алсу Хисмәтуллина, Кичкетаңнана Гөлзар Гатина һәм Гөлинә Яппарова – җиңүчеләр, Кадыбаштан Эльмира Рәсулева һәм туган авылы Көчек турында язган Динара Әхмәт – финалистлар. Аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев