Әгерҗе районында “Мәктәп музейларында булу” проекты эшли
Аңа беренчеләрдән булып 4нче мәктәп укучылары кушылды
Укучыларны патриотик һәм әхлакый яктан тәрбияләү, мәктәп музейлары эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан, районда “Мәктәп музейларында булу” проекты тормышка ашырыла башлады.
Аңа беренчеләрдән булып 4нче мәктәп укучылары кушылды. Мәктәп музее җитәкчесе Гүзәлия Дәүләтшина һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары киңәшчесе Азалия Кәлимуллина белән берлектә алар 1нче гимназия музеенда булдылар.
Әлеге белем бирү йорты музее җитәкчесе Тәгъзимә Ситдыйкова биредә 1936 елда җирле архитектор Садыйк Кулышев проекты буенча 34нче тимер юл мәктәбе ачылуы, 1994 елда аны 1нче шәһәр мәктәбе, ә 2005 елда 1нче гимназия итеп үзгәртүләре турында сөйләде.
Укучылар музейга 8 февральдә – Яшь герой-антифашистны искә алу көнендә бардылар.
– Бу көнне Ватан сугышы елларында зурлар белән бергә ил азатлыгы өчен көрәшкән малай-кызларны искә алалар, – диде Тәгъзимә Тимергали кызы.
Ул, пионер-геройлар үрнәгендә тәрбияләнгән хәзерге буын батырларына игътибарны юнәлтеп, Украинада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 1нче гимназияне тәмамлаган якташларны бер минут тынлык белән искә алырга чакырды. Гимназиядә батыр ир-егетләр Рөстәм Әхмәтов, Ринат Иванов, Айнур Шиһапов, Денис Зарипов хөрмәтенә ясалган Хәтер стенасы белән таныштырды.
Укучыларны дәһшәтле елларда педагоглар белән бер сафта кырда эшләгән, һәлак булучыларның гаиләләренә булышлык күрсәткән, госпитальдә шефлык иткән сугыш чоры балалары һәм укытучылар турында сөйләгәннәр дә битараф калдырмады.
Тәгъзимә Ситдыйкова белем бирү йортының пионер оешмасы тарихы турында да бәян итте. Ул үзе дә туган мәктәбендә хезмәт юлын пионервожатый буларак башлаган. Математика, завуч, мәктәп музее җитәкчесе булып эшләгәндә дә Пионериягә тугры калган. Казанда Пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган республика слетына делегат булып баруы, анда истәлек билгесе һәм пионер галстугы белән бүләкләнүе турында да зур горурлык белән сөйләде.
Очрашуга килүчеләрне 1968 елда ГДРда эшләнгән уен коралы – помпалы труба да кызыксындырды. Анда “Туган мәктәбемә истәлеккә 1965 елгы чыгарылыш укучысы Фирдәвес Акатовтан” дип язылган. Әгерҗенең Мактаулы гражданины Фирдәвес Гариф улы 1967 елдан 1972 елга кадәр мәктәптә физика буенча лаборант булып эшләгән һәм үзе оештырган тынлы оркестр белән җитәкчелек иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев