Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районыннан 22 егет хәрби хезмәткә алынды

“Армиядә хезмәт итү - һәр ир-атның бурычы”, - диде алар арасыннан Илмир исемле егет

Районнан бу кадәр күп егетләрнең күптәннән хәрби хезмәткә алынганы юк иде. Язгы чакырылышта барлыгы 45 кеше армиягә китәргә тиеш. 

Туган илгә хезмәт итәргә китүчеләр арасында Илмир Закиров та бар иде. Аны әти-әниләре һәм туганнары озатырга килгән.

 

“42 ел элек, 24 июньдә, мин үзем армиягә киттем. Новосибирскида хезмәт иттем. Балаларга карагач, яшьлегем искә төште», - дип, үз фикерләре белән бүлеште әтисе Габденур Закиров. «Армия - яшьләр өчен мөһим мәктәп», ди ул.

 
“Армия хезмәтендә егетләр чыныгалар һәм дисциплинага өйрәнәләр, чын ир-егетләр булып өйләренә кайталар. Армия мәктәбе кешене гомер буе озата бара, - диде, Илмирның әтисе Габденур абый. 


Илмир - актив егет, “Җиңү волонтерлары” һәм “Яшь гвардия”төркемнәре вәкиле булган, машинист ярдәмчесенә укыган. Ул да әтисе белән килешеп, армиядә хезмәт итүне һәр егетнең изге бурычы дип саный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев