Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районыннан сәхнә ветераны, күренекле җырчы вафат

Булат Балтановны Курган зиратында җирләгәннәр

Сәхнә ветераны, җырчы Булат Балтанов кичә Казанда вафат булган. Аның белән бүген өе янында хушлашканнар, дип яза Татар-информ.

«Булат Балтанов лирик тенор иде. Халык җырларын да, классик җырларны да яхшы итеп бер акцентсыз башкарды. Мәзәкләр сөйләргә яратты. Бик күп китаплар укыды, укымышлы иде. Кулыннан бөтен эш килә иде: сәгатьләр дә төзәтә иде ул. Филармониядә җырлады, кеше артыннан сүз сөйләп йөрмәде. Тәртипле кеше булып истә калды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә Хәбибуллина.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониянең матбугат үзәге әйтүенчә, җырчыны бүген Курган зиратында җирләгәннәр.

Булат Балтанов 1935 елның 7 февралендә Әгерҗе районы Балтач авылында туган. Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын һәм Казан дәүләт консерваториясенең вокаль бүлеген тәмамлаган.
Студент елларында Татар дәүләт опера һәм балет театры артистлары Фәхри Насретдинов, Венера Шәрипова, Идеал Ишбүләков һ.б. белән концерт бригадаларында чыгыш ясаган.
1969-1985 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә вокалист-солист булып, 1985-1997 елларда администратор булып эшли. Филармониядә эшләгәндә ул Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов һәм башкалар белән сәхнәдә чыгыш ясый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев